Каләм иясе Рәис Сафин исеме әдәбият сөючеләргә һәм милләтпәрвәр
затларга яхшы таныш булыр. Ул – повесть-хикәяләр, поэма-шигырьләр,
көндәлек матбугатта чыккан күпсанлы публицистик мәкаләләр авторы.
Рәис Сафин халыкыбызның алтын баганадай дәүләтчелеген югалтуы,
кылычтан үткәрелүе, чукындыру һәм урыслаштыру шаукымы, толерантлык
чире, катнаш никахларның һәлакәтле гариплеге, манкорт балаларның надан-
лыгы турында ачынып вә ачыттырып яза.